Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Туксан яшьтә дә бәхетле булып була.

Тормышны яратып, һәрчак күтәренке кәефтә булган Иске Ибрай авылында яшәүче Миңнебәдәр Шәрифуллина моның бер мисалы. 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилмановка, башлык урынбасары Юныс Хәмидуллинга, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллинга һәм туганнарына ул бертуктаусыз: -Аллага шөкер кылып, Ходай Тәгаләнең миңа изге күңелле балалар һәм оныклар...

Тормышны яратып, һәрчак күтәренке кәефтә булган Иске Ибрай авылында яшәүче Миңнебәдәр Шәрифуллина моның бер мисалы.


90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилмановка, башлык урынбасары Юныс Хәмидуллинга, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллинга һәм туганнарына ул бертуктаусыз:

-Аллага шөкер кылып, Ходай Тәгаләнең миңа изге күңелле балалар һәм оныклар биргәне өчен тагын да куанып яшисе килә, - дип кабатлады. Аның йөрәге үзенең унбер баласына, 17 оныгына, җиде оныкчыгына җитәрлек изгелек, яктылык һәм җылылык белән тулган.

-Сез тормышны, хезмәтне сөйгән һәм күңел күтәренкелегенә ия булуның ачык мисалы, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, Россия Президенты Владимир Путиннан котлау кәгазе тапшырып. Ә юбиляр аның эчтәлеген тын да алмый тыңлады, чөнки аның һәр сүзе тылда җиңү китергән, колхозда төрле эшләрдә бил бөккән Миңебәдәр әби өчен якын һәм кадерле.

Ул унбер бала таба, әмма аларның өчесен югалта. Хуңалыктагы бар эш аның җилкәсендә була, чөнки гомеренең соңгы көннәрендә ире каты авырый. Юбилярның сүзләренә караганда, хәзер ул шатланып, сөенеп гомер кичерә, аны кече улы Сабирҗан белән килене Нәфисә тәрбиялиләр.

-Без бергә унҗиде ел яшибез, бөтен кешегә дә барысын да аңлаган, игътибарлы булган әни теләр идем, әйтергә кирәк, олы балаларны да ул тәрбияләде, кечкенә кызым Зөһрәне дә ул караша, - ди килене. - Киңәшләре белән дә ярдәм итә. Әби спортчы-чаңгычы оныклары Айрат белән Энҗене дә түземлеккә, чыдамлыкка, зирәклеккә өйрәтә. Алар өендә балаларның дистәләгән медаль һәм кубоклары бар.

-Әби һәр ярыш алдыннан дога кыла, безгә хәер-фатыйхасын бирә, - диләр оныклары.

-Балаларны тәрбияләргә кирәк түгел, алар гаиләдәге җылы мохитне тоеп, әбиләренә булган мөнәсәбәтне күреп үсәләр -, ди юбилярның улы Сабирҗан.

Миңнебәдәр Минабетдин кызы күп еллар дәвамында гаилә учагының җылысын саклап, балалары, оныклары белән бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев