Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Әтидән хат

Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңелендә тирән эз калдырды. Сугышта булган батырларның хатлары бүгенгә кадәр балалары тарафыннан якты истәлек булып кадерләп саклана. Шундый хатларның берсе Габидуллин Сабирҗан Дәүләтша улыннан килгән. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Тик аңа үзенең бертуганнары Сәлимҗан, Галимҗан кебек үк өенә кабат әйләнеп кайту бәхете...

Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңелендә тирән эз калдырды.



Сугышта булган батырларның хатлары бүгенгә кадәр балалары тарафыннан якты истәлек булып кадерләп саклана. Шундый хатларның берсе Габидуллин Сабирҗан Дәүләтша улыннан килгән. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Тик аңа үзенең бертуганнары Сәлимҗан, Галимҗан кебек үк өенә кабат әйләнеп кайту бәхете насыйп булмый. Ул хәбәрсез югала. Әлеге хатта сугышның бөтен кайгы-хәсрәте, сагышы, күз яше, нәфрәте чагыла:


"Үзебезнең хәлгә килсәк, Мәскәүдән 40 чакрым ягада торабыз әле, лагерьда 12 мең кеше бергә, аяк басарга урын юк. Бүген-бүген чыгып китәргә көтеп торабыз. Авыллар барыбыз да бергә әлегә. Безнең өчен бөтен дөнья белән еламагыз. Хәлләр бик авыр, халыкның тереләтә җаны чыкканын күрергә мөмкин түгел. Гомерләр булса, алла теләсә, тиздән кайтырбыз. Германны бетереп кайтуны теләгез, ул бетәргә тиеш, ул юк булырга, шунысыз без кайта алмабыз. Безнең күңелләр үлгән, яшьләр каткан. Сез анда үзегезчә тормышны алып барыгыз инде. Нурбисал, мин берни дә әйтә алмыйм, балаларны үстер инде, еламагыз.


Бездән исән хәбәр генә көтегез. Исән калырга бик бәхетле кешегә генә туры килер, алла язганны күрергә инде. Еламагыз, бәбкәләремә дүртесенә дә бик күп сәлам. Әби, балаларны үстереш инде."


Бу аның беренче һәм соңгы хаты була.


Хат Яңа Дума авылында яшәүче Раузетдинова Минсания апаның гаилә архивыннан алынды.

Фото http://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRw&url=http%3A%2F%2Fsibdepo.ru%2Fnews%2F61597-v-kemerove-kolichestvo-osadkov-prevysilo-mesyachnuyu-normu.html&ei=w4R1VeaCIKOjyAPP3oCYDA&bvm=bv.95039771,d.bGQ&psig=AFQjCNHd70hjQnlSjArZQYLShw7IBGGZAQ&ust=1433851386640573 сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев