Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Онытылмас каһарманнар

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Таш сын булып калка батырлар. Батырларның даны йолдызлардай, Безнең хәтерләрдә балкырлар. 1941 нче елның 22 июнь иртәсе илгә зур афәт алып килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. Хатыннар - ирләрен, балалар - әтиләрен, яшь кызлар сөйгән ярларын сугыш...

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Таш сын булып калка батырлар.
Батырларның даны йолдызлардай,
Безнең хәтерләрдә балкырлар.
1941 нче елның 22 июнь иртәсе илгә зур афәт алып килә: Бөек Ватан сугышы башлана.



Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. Хатыннар - ирләрен, балалар - әтиләрен, яшь кызлар сөйгән ярларын сугыш кырына озаталар.


Ә тылда сугышның бар авырлыгы балалар, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төшә. Өлкәннәр белән беррәттән, балалар да авыр хезмәт башкара, урып-җыю, чәчү вакытында тәүлегенә 18-20 шәр сәгать эшлиләр. Хатын-кызлар ирләрне алыштырып, тракторларга утыралар, ә төннәрен фронтка җибәрү өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Алар һәркөнне ирләреннән, улларыннан, хат көтеп яшиләр. Сирәк, бик сирәк килә ул хатлар.


Солдат хатлары... бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк: җиңүгә ышаныч. Дошманга булган нәфрәт тә, Туган илне ярату да, сугыш авырлыгы да, яраларның сызлануы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы - болар барысы да шушы хатка сыеп беткән.


Сугыш афәте кайгылы хәбәрләрне бик еш китерә. Илгә бер-бер артлы сугыш инвалидлары кайта башлый, яки сугышның иң авыр хәбәре "похоронка" лар килә. Ләкин халык сынмый, сыгылмый, җиңүнең килүенә ышана. Көттереп, зур югалтулар хакына килә ул Җиңү.


Без хәзер тыныч, матур тормышта яшибез, моның өчен без иң беренче чиратта, үзләрен аямыйча сугыш утына кергән каһарманнарыбызга бурычлы.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт узса да, сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмый. Без - яшь буын, фашист илбасарларына каршы тиңдәшсез көрәштә зур кыюлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, кешелек өчен яшәү утын саклап калучы кадерле ветераннарыбыз алдында баш иябез. Мең яшәгез, кадерле ветераннар!

Фото http://httpi1.tatar-inform.ruimage2013059may1.jpg сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев