Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Җиңүгә илткән озын юл

Аксубайның өченче мәктәбендә узган әдәби-сәнгать композициясендә ветеран-педагог Николай Янилкин катнашты. "Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" китабы авторы - Николай Андреевич хәрби хәзерлек дәресләре укытучысы булып эшләде, хөрмәткә лаек ветеран буларак, Кремльдә Рөстәм Миңнеханов кулыннан юбилей медале алды. Ул балаларга китапның басылып чыгу тарихы турында сөйләде. -Бөек Ватан сугышы еллары тарихта тирән...

Аксубайның өченче мәктәбендә узган әдәби-сәнгать композициясендә ветеран-педагог Николай Янилкин катнашты.

"Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" китабы авторы - Николай Андреевич хәрби хәзерлек дәресләре укытучысы булып эшләде, хөрмәткә лаек ветеран буларак, Кремльдә Рөстәм Миңнеханов кулыннан юбилей медале алды.
Ул балаларга китапның басылып чыгу тарихы турында сөйләде.
-Бөек Ватан сугышы еллары тарихта тирән эз ала бара, - диде ветеран. -Безнең канкойгыч сугышта гомерләрен аямыйча көрәшкән батырларыбыз турында онытырга хакыбыз юк. Сугышта катнашкан якташларыбыз арасында җәяүле гаскәриләр дә, артиллеристлар да, танкчылар да, разведчиклар да башкалар да булган, алар барысы да үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәр һәм мәкерле дошманны җиңгәннәр. Миңа беренче бөтендөнья, Гражданнар, Халхин-Гол сугышларында катнашучылар белән очрашырга туры килде... Һәлак булганнарның туганнары белән күрешеп, фотографияләр җыйдым, Хәрби дан почмагын булдырдым. Укучы китап битләрен ачып, якташ-аксубайлылар турында искә алачак.
Ветеран чыгыш ясаганнан соң, укучылар "Җиңүгә илткән озын юл" әдәби-сәнгать композициясен тәкъдим иттеләр. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев