Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Җиңү көнен зур җаваплылык белән

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә санаулы көннәр генә калды. Әлеге тантанага әзерлекне тәмамлау өчен вакыт аз калып бара, -- дип билгеләп үтелде алдагы көннәрдә үткәрелгән республика видеоконференциясендә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм оештыру өчен җаваплы булган комитет әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Республикада Бөек Ватан...

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә санаулы көннәр генә калды.


Әлеге тантанага әзерлекне тәмамлау өчен вакыт аз калып бара, -- дип билгеләп үтелде алдагы көннәрдә үткәрелгән республика видеоконференциясендә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм оештыру өчен җаваплы булган комитет әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Республикада Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган акцияләр, ветераннарның көнкүрешен яхшыртуга бәйле төрле юнәлешләр буенча эш алып барыла.

Республика күләмендә күтәрелгән мәсьәләләргә нигезләнеп, безнең районда да Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча киңәшмә уздырылды.

- Илебез өчен данлыклы булган бәйрәмне лаеклы итеп үткәрү һәм бер генә ветеранны да күз уңыннан төшереп калдырмау бик мөһим, - дип билгеләп үтте, утырышта чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Программа зур, җаваплы һәм бик әһәмиятле булачак.

Бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан утыз кеше һәм 13 соңгы хәрби призыв ветераны яши.

Утырышта катнашучылар ветераннарның яшәү урыннарына кагылышлы нинди дә булса буталчык килеп чыкмасын өчен фронтовиклар исемлеген даими күзәтеп барырга карар кылдылар. Шуның белән бергә, яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, дип билгеләп үттеләр. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өлкән буын кешеләре белән очрашулар оештыру, төрле массакүләм-мәдәни, спорт чаралары үткәрү - хәрби-патриотик юнәлештә әйтеп бетергесез тәрбия элементлары бирергә сәләтле.

Районда тугыз йөздән артык сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш толы яши. Аларның барысы да Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасы, районга медальләр кайткач, февральнең соңгы ункөнлегендә башланачак.

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан районда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр, обелисклар тәртипкә китерелергә тиеш. Утырышта Җиңү көне символы итеп зәңгәр күк йөзе фонында ак күгәрчен рәсеме тәкъдим ителде. Әлеге логотип барлык мәдәният объектлары, белем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары биналарын бизәячәк.

Оештыру комитеты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торакларын, үзәк район хастаханәсендә ветераннар палатасын ремонтлау мәсьәләсенә кагылды. Районның сәламәтлек саклау учреждениесе финанс яктан авырлык кичерү сәбәпле, әлеге махсус палатаны заманча үрнәктә үзгәртеп ремонтлауда иганә ярдәме урынлы булыр иде.

Бу икенче бөтендөнья сугышында катнашучыларга рәхмәт йөзеннән изгелек хисләре күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Утырышта 9 май көнне Аксубай үзәгендә узачак тантана турында да сүз барды. Мәдәният йортына бәйрәм сценарие, тамашада катнашучыларның башкару осталыгы иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш дигән күрсәтмә бирелде. "Солдат боткасы" акциясе үткәрү, башка оештыру мәсьәләләренә кагылышлы эшләрнең барысы да вак-төягенә кадәр уйлап башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев