Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Хәтерне саклап

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышка озатылган меңәрләгән аксубайлылар арасында Тимофей Чурбанов та бар. Балачактан ук аның тормыш юлы бик авыр була. Ятим кала. Аны бабасы тәрбияли. Малай белемгә тартыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Чистайда белем ала, техниканы өйрәнә. Сугышка кадәр өйләнергә дә өлгерә. Истәлекләрдән: "1941 нче елның 22 нче июнендә мин...

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышка озатылган меңәрләгән аксубайлылар арасында Тимофей Чурбанов та бар.

Балачактан ук аның тормыш юлы бик авыр була. Ятим кала. Аны бабасы тәрбияли. Малай белемгә тартыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Чистайда белем ала, техниканы өйрәнә. Сугышка кадәр өйләнергә дә өлгерә. Истәлекләрдән: "1941 нче елның 22 нче июнендә мин Чистайда агрономнар киңәшмәсендә командировкада идем. Сәгать 12 дә чит илләр белән эш алып баручы нарком Молотов чыгышын тыңладык, ул илебезгә немец гаскәрләре бәреп керүен хәбәр итте. Безне өйгә җибәрделәр..."
Аны сугышка 1941 нче елның җәендә чакыралар. Карелия фронтыннан аның өчен хәрби хезмәт көннәре башлана. Салкын, ачлык, югалтулар аның хәтерендә мәңгегә сакланып калган. 1942 нче елның июнендә Кырымны азат итү өчен барган бәрелешләрдә катнаша. 1942 нче елның җәендә 66 нчы диңгезчеләр бригадасы составында Сталинград өчен сугыша. Бу фронтовик тарихында үзенчәлекле чор. Монда ул яралана. Яско-Кишинев операциясендә хәрби хәрәкәтләрне белеп оештырган өчен аны Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.
Сугыш юллары белән Румыниягә кадәр барып җитә. Будапешт өчен ул икенче Ватан сугышы ордены ала. 1945 нче елның мартында Балатон күленең көньягында дошман чолганышыннан чыкканда яралана һәм контузия ала. Хәрби орден-медальләрдән тыш, безнең якташыбыз командование тарафыннан алты рәхмәт хатына лаек була. Фронтовик өенә кайткач, МТС директоры булып билгеләнә. Соңрак баш агроном, артель рәисе, баш хисапчы булып эшли.
Лаеклы ялга чыкканчы, район авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшли. Тимофей Васильевич район ветераннар хәрәкәтен оештыручыларның берсе. Ветеран бик матур гомер кичерә. Алар тормыш юлдашы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары әтиләренең якты истәлеген кадерләп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев