Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Герой хөрмәтенә жиңелатлетчылар узышы

Җиңү парадында 37 ел элек Аксубай үзәгеннән алып, Кәкре Күл авылына кадәр җиңел атлетика марафоны старт алган иде. Шул вакыттан бирле районда изге йола барлыкка килде - Советлар Союзы герое Григорий Романовның туган авылына кадәр җиңел атлетика йөгерүләре уздыру гадәткә керде. Кросста катнашучылар хәбәр итүенчә, спортчыларның саны елдан-ел арта гына...

Җиңү парадында 37 ел элек Аксубай үзәгеннән алып, Кәкре Күл авылына кадәр җиңел атлетика марафоны старт алган иде.



Шул вакыттан бирле районда изге йола барлыкка килде - Советлар Союзы герое Григорий Романовның туган авылына кадәр җиңел атлетика йөгерүләре уздыру гадәткә керде. Кросста катнашучылар хәбәр итүенчә, спортчыларның саны елдан-ел арта гына бара.


Быел да узышта 150 гә якын кеше катнашты. Спорт көйләре һәм бәйрәм кунаклары алкышлары астында спортчылар мәйдан, аннары Аксубай урамнары һәм Аксубай - Нурлат автотрассасы буенча йөгереп уздылар. Салкын җил, сибәләп торучы яңгыр йөгерүчеләрнең сынавын катлауландырды гына. Алар арасында төрле яшь кешеләре - спорт ветераннарыннан алып, мәктәп укучыларына кадәр һәм төрле һөнәр ияләре бар иде. Каршыга килүче автомашиналар сигнал биреп сәламләделәр. Кросста катнашучыларны район ДОСААФ бүлегенең автомотопроцессиясе озатып барды. Бу да шулай ук ун ел элек салынган үзенә күрә бер йола.


Бу арада Кәкре Күл халкы түземсезләнеп җиңелатлетчыларны көтте. Алар арасында Кәкре Күл мәктәбе укучылары, авыл учреждениеләре хезмәткәрләре, пенсионерлар бар иде. Финишта - Җиңү аллеясы. Көчле алкышлар белән алар кроссның һәр катнашучысын каршы алды.


ДОСААФның автомото узышы вәкилләре Григорий Романов һәйкәленә венок куйдылар. Җиңү кроссы призерларын бүләкләү тантаналы мохиттә үтте.


Авыл халкын һәм җиңелатлетчыларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, районның ДОСААФ бүлеге рәисе Петр Волков чын йөрәктән сәламләделәр. Алар йөгерү марафоны йомгакларын игълан итеп, призерларга кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. Йомгаклар мондый: 14 км. 700 метр араны яшь йөгерүчеләр арасында беренче булып Иске Ибрай авылыннан Рәфис Сәгыйтов узды. Владислав Ижутов (Иске Ильдеряк) һәм Андрей Кудряшов (Иске Тимошкино) икенче һәм өченче призлы урыннарны алдылар. 19-29 яшьлекләр арасында Николай Чугунов (Иске Тимошкино) бәхәссез җиңүче дип танылды, Алмаз Шәрәфетдинов - икенче, Егор Гусляков - өченче урында. 30-39 яшьлек ирләр арасында беренче урын өчен бүләкне Станислав Герасимов алды. 40-49 яшьлек спортчылар арасында барган кискен ярышларда Савгач урта белем бирү мәктәбе укытучысы Сергей Илюхин финишка беренче булып килде. Аның хезмәттәше һәм авылдашы Леонид Васильев икенче нәтиҗәне күрсәтте. Иске Ибрай мәктәбе укытучысы Рәис Бикушев өченче призер булды. Турысын гына әйткәндә, спорт ветераннары арасында кискен көрәш барды (50 яшь һәм аннан өлкәнрәк). Монда да Сөнчәле авылыннан Леонид Воркунов җиңүгә беркемгә дә өмет калдырмады. Беловка авыл җирлегенең Федоровка авылыннан Алексей Бурмисов һәм Хәким Хәсәновның (Яр Чаллы) йөгерү тизлеге әз генә түбәнрәк булды. Хатын-кызлар арасында җиңүче бүләген Зоя Шихранова (өченче Аксубай урта мәктәбе) һәм Ибрайдан Чулпан Ногъманова алды. 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында өч километрга йөгерүдә Савгач урта белем бирү мәктәбеннән Андрей Липатов җиңүче булды, икенче урында - Сергей Зайцев һәм өченче урында - Юрий Сулейманов (икесе дә Иске Ильдеряктән).

Кызлар арасында әлеге дистанциядә Екатерина Чернова (Савгач) финишка - беренче, аның артыннан Валерия Лимонова (Мюд) килде, өченче призер Ксения Данилова (Иске Ильдеряк) булды. Җанатарлар иң яшь йөгерешчеләр - җиде яшьлек Дмитрий Бульбовны (Беловка) һәм сигез яшьлек Даниил Сулейманкинны (Аксубай) җылы алкышладылар. Аларга бүләкне авыл аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Матросов тапшырды. Шулай ук Иске Ильдеряк авылыннан тугыз яшьлек Тамара Клюевага да бүләк тапшырылды.


Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев чын күңелдән чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм Кәкре Күл мәктәбе укучылары Николай Атаманов, Андрей Юрков, Вадим Атаманов, Геннадий Сандимиров, Янус Лаук, Юлиан Лаук, Иван Крайнов, Максим Кирилин, Николай Журавлевка кросста катнашканнары өчен грамоталар тапшырды. Җиңү юбилее уңаеннан оештырылган әлеге йөгерү кроссы катнашучылар күңелендә бик озак сакланыр.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/80--70-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев