Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Безнең шефлыктагы ветеран бабай

Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күпме күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды, алар урынында хәрәбәләр генә калды. Безнең шефлыктагы Гафиятуллин Әхмәдулла Сөнгатулла улы да, шушы сугышка үзенең...

Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күпме күз яшьләре, күпме каргыш сыйган.


Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды, алар урынында хәрәбәләр генә калды.


Безнең шефлыктагы Гафиятуллин Әхмәдулла Сөнгатулла улы да, шушы сугышка үзенең бик зур өлешен керткән. Ул 1926 нчы елның 20 августында Аксубай районы Яңа Ибрай авылы җирлегендә якты дөньяга килгән.


1943 елда сугышка китә. 1943-1945 елларда укчылар ботальонына эләгә.


Җиңү көнен Польшада, Тори шәһәрендә каршы ала.


Ике тапкыр яралана. Берсендә башы, икенчесендә биле яралана. Ә 1947 нче елның 30 нчы декаберендә туган нигезенә аяк баса.


Сугыштан соң Әхмәдулла бабайга тормыш башлап җибәрергә авыр була.1948 нче елның февралендә Наҗия исемле кыз белән гаилә коралар. Аларның 10 балалары дөньяга килә. Дүртесе яшьли гүр иясе булалар, ә бер уллары армия сафларында хезмәт иткәндә һәлак була. Тагын бер уллары тормыш корып, урта яшендә вафат була. Шушы хәсрәтләрдән Наҗия әби дә якты дөньядан китә. Хәзергесе вакытта Әхмәдулла бабай килене тәрбиясендә яшәп ята.


Җиңүнең 69 еллыгына Әхмәдулла бабай 14 медален һәм 2 орденын тагып чыккан иде. Бөек Җиңүнең 70 елына да шушы медальләрен тагып чыгарга насыйп булса иде дигән теләктә калабыз,

Фото http://httpi1.tatar-inform.ruimage2013059may1.jpg сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев