Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Актив ветеран

Сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Васильевич Горбунов шул көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александр Васильевич егерме ике ел күрше районда, 24 ел безнең СПТУда (хәзерге Аксубай универсаль технологияләр техникумы) эшли. Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен, В. И. Ленинның тууына йөз ел уңаеннан, "Хезмәт ветераны" медальләре һәм Мактау кәгазьләре...

Сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Васильевич Горбунов шул көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александр Васильевич егерме ике ел күрше районда, 24 ел безнең СПТУда (хәзерге Аксубай универсаль технологияләр техникумы) эшли.


Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен, В. И. Ленинның тууына йөз ел уңаеннан, "Хезмәт ветераны" медальләре һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Александр Васильевич лаеклы ялга чыккач та, эштән туктамый, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча технологиядән белем бирә.

Александр Васильевич - ветераннар хәрәкәте активисты, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә дә аның йогынтысы зур. Ул укучылар белән очрашып, аларга хәрби хезмәт турында сөйли. Ул Чуаш Майнасы авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабугада зооветмәктәптә белем ала. Биләр участогында эшли. Илленче елларда Көнбатыш Украина һәм Вегнгриядә һава-десант гаскәрләрендә хәрби хезмәттә була. Гомер юлында аңа ферма мөдире, бригадир, зоотехник, колхоз рәисе, урынбасар булып эшләргә туры килә.

- Баш-аягым белән эшкә чумган булуыма, кыенлыкларга карамастан, мин үземне бәхетле тормыш юлы үттем дип саныйм, - дип сөйли ветеран. Ул хәзер дә район тормышы белән кызыксына, газета-журналлар укый.
Район башлыгы Камил Гилманов шул көннәрдә аңа һөнәри педагогик тәҗрибәсе, озак еллар намуслы җәмәгать эше алып барганы, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев