Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубай районының Җиңү батырлары: Тимирясов Елисей Мурзич

1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районы Сидул-Ерыклы авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән алып, 1944 елның сентябренә кадәр көрәшә (яралана, хәрби исәптән төшерелә). Фронт юлы: 9 нчы механиклар бригадасының 46 нчы танкчылар полкы составында хезмәт итә, лейтенант, танк командиры була. Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев (1944 елның августы) операцияләрендә,...

1923 елның 15 ноябрендә Аксубай районы Сидул-Ерыклы авылында дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 1942 елның апреленнән алып, 1944 елның сентябренә кадәр көрәшә (яралана, хәрби исәптән төшерелә).

Фронт юлы: 9 нчы механиклар бригадасының 46 нчы танкчылар полкы составында хезмәт итә, лейтенант, танк командиры була. Корсунь-Шевченск, Ясско-Кишенев (1944 елның августы) операцияләрендә, Румынияне азат итүдә (1944 елның сентябре) катнаша.

Бүләкләре: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, "Германияне Җиңгән өчен" медале һәм юбилей медальләре.

Сугыштан соң Аксубай урта мәктәбендә хәрби җитәкче (военрук), тарих укытучысы, Аксубай сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы һәм укыту мөдире булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев