Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Аксубай районының Җиңү батырлары: Матросов Анатолий Васильевич

1926 елның 1 июлендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында туган. Фронтка 1943 елда чакырыла. Мәскәү янында кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлаганнан соң 1944 елның июль башында сугышка керә. Сугышчан юлын Ржев шәһәреннән башлый, аннан соң 35 нче ОБРО составында утка тотучы буларак, Белоруссия, Латвия, Литва, Көньяк Пруссиягә (Кенигсберг шәһәре) кадәр...

1926 елның 1 июлендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында туган.

Фронтка 1943 елда чакырыла. Мәскәү янында кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлаганнан соң 1944 елның июль башында сугышка керә. Сугышчан юлын Ржев шәһәреннән башлый, аннан соң 35 нче ОБРО составында утка тотучы буларак, Белоруссия, Латвия, Литва, Көньяк Пруссиягә (Кенигсберг шәһәре) кадәр барып җитә. Бүлек командиры булып хезмәт итә. Балтыйк буе, икенче Балтыйк буе, Ленинград фронтлары составында сугыша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Җиңүне Латвиянең Либава порты янында каршылый. Сугыштан соң 1946-1947 елларда Псков, Новгород өлкәләрендә немец миналарыннан арындыруда катнаша. 1955 елда Аксубай педагогия училищесын тәмамлый. Казахстанда башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли. Уралда пединститут тәмамлый. Аннан соң Ерак Себердә, урта мәктәптә рәсем, сызым, хезмәт укытучысы булып хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә. Туган ягы - Кәкре Күлгә кайта һәм шунда яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев