Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тикшерү хезмәтенә – 55 ел

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. быел хезмәткә 55 ел тула. Тикшерү бүлекчәсен юстиция подполковнигы Эльза Алмакаева җитәкли, ул инде 18 ел тикшерүче булып хезмәт куя. Тикшерү бүлекчәсендә өлкән тикшерүче, юстиция майоры Евгений Рахманкуловның хезмәт стажы - 7, юстициянең өлкән лейтенанты Ленар...

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. быел хезмәткә 55 ел тула.
Тикшерү бүлекчәсен юстиция подполковнигы Эльза Алмакаева җитәкли, ул инде 18 ел тикшерүче булып хезмәт куя. Тикшерү бүлекчәсендә өлкән тикшерүче, юстиция майоры Евгений Рахманкуловның хезмәт стажы - 7, юстициянең өлкән лейтенанты Ленар Нургаязовның 6 ел. Алар үзләрен яхшы хезмәткәрләр итеп күрсәтергә өлгерделәр инде.
Быел бүлекчә коллективы яңа кадрлар белән тулыланды - тикшерү бүлекчәсенә яшь хезмәткәрләр лейтенант Язилә Гафиятуллина һәм Фәзилә Низамова килделәр.
- Үткән елда тикшерү бүлекчәсе 90 җинаять эшен тикшерде, шуның 37се - судка юнәлдерелде. Тикшерелгән эшләр арасында иң яңгырашлылары - фатир басулар, дизель ягулыгы урлау очраклары, - дип белдерде тикшерү бүлекчәсе житәкчесе Эльза Алмакаева.
Тикшерүче - ул аерым һөнәр иясе тыңлый, ул тыңларга да, сиземләргә дә, бер үк вакытта психолог та булырга, нинди генә кыен хәлдә дә үзенең хисләрен тыеп калырга, хәлне бер адымга алдан анализлап куярга һәм һәрвакыт салкын йөрәкле булырга тиеш.
Тикшерү бүлекчәсе коллективын озак еллар дәвамында юстиция подполковнигы, бүлек җитәкчесе урынбасары Йолдыз Билалов җитәкләгән, бүген ул үзе эшләгән елларда нигез салынган коллектив өчен җан ата. Тикшерү бүлекчәсе ветераны Владимир Абаськин тикшерүчеләр өчен ышанычлы иптәш һәм остаз булып кала, аның тәҗрибәсе бүген дә кирәк һәм бәяләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев