Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ватанны яклаучыларга дан!

    --, 23 февраль 2019 - 07:55
    105
    0
    0

    Ватан сакчысы көнендә без беренче чиратта кадерле сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтлибез. Сез Җирдә тынычлык хөкем сөрсен өчен, Ватаныбыз иминлеге өчен үзегезне аямыйча, гомерегезне дә бирергә әзер булуыгызны кулыгызга корал тотып эштә дәлилләдегез.

    Бу шулай ук Россия хәрбиләренең батырлык традицияләрен дәвам итеп төрле елларда Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр бәйрәме дә. Илебез тарихында үлем куркынычы килеп туганда дошман утын күкрәкләре белән каплаган ирләр, картлар,  хәтта малайлар һәм кызлар батырлыгы үрнәге дә аз булмады.

    Мондый хәлләр башка беркайчан да кабатланмасын, күгебез һәрчак аяз булсын, кояш якты нурларын сипсен иде. Ватан сакчыларына чын күңелемнән ныклы исәнлек, уңышлар, гаилә бәхете, Ватаныбыз киләчәге өчен ниятләнгән барлык башлангычларда да уңышлар юлдаш булуын телим!                                                 

    Камил ГИЛМАНОВ, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: