Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ватанның броньле сагы

    --, 13 сентябрь 2020 - 06:15
    112
    0
    0

    Бүген Россиядә танкчылар һәм танк төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

    Танкчылар Ватаныбызны саклауга, Бөек Ватан сугышы елларында немец фашистлары гаскәрләрен тар-мар итүгә зур өлеш керттеләр.

    Германиядәге гаскәрләрнең ветераннар төркеме өчен Танкчы көне безнең оператив-стратегик берләшмә оешканнан алып һәм Германиядән ватанга кире кайтканчыга кадәр удар, механикалаштырылган, техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазландырылган алдынгы эшелон булуы белән якын.

    Без, танк гаскәрләре ветераннары, Россия Кораллы Көчләренең танк контингенты бүген дә какшамас куәтен һәм югары осталыгын күрсәтүеннән горурлык хисләре кичерәбез.

    Моны быелгы өйрәнүләр дә, Халыкара танк биатлоны да, армия уеннары да күрсәтте. Әлеге смотрларда безнең сугышчыларның нәтиҗәләре соклануга лаек, аларга киләчәктә һөнәри осталыкларын камилләштерүләрен телибез. Бу танк гаскәрләре ветераннарында рухландыргыч кәеф тудыра, аларда алга таба да Ватанның чәчәк атуы өчен хезмәт итәргә әзер булуларын хуплый.

    Аксубай районында яшәүче хөрмәтле ветеран-танкчылар, энергиягезне һәм тормыш тәҗрибәгезне яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерегез.

    Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветеран-танкчылар!

    Үзәк хәрби округ инспекторы, танк гаскәрләре

    генералмайоры Анатолий Молоствов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: