Аксубаево
  • Рус Тат
  • ВАТАН САКЧЫСЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

    --, 23 февраль 2020 - 07:38
    70
    0
    0

    Бу көнне без, беренче чиратта, кадерле сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтли- без. Сез кулыгызга корал алып, гомерегезне Ватан иминлеге, җирдә тынычлык хөкем сөрүе өчен бире- ргә әзер булуыгызны исбатладыгыз.

    Бу шулай ук төрле елларда хәрби бурычын намус белән үтәгән кешеләрнең дә бәйрәме. Бәйрәм алдыннан без Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышының кырыс сынаула- рын узган, башка “кайнар” нокталарда Россия мән- фәгатьләрен яклаган һәм яклаучы кешеләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Тыныч тормыш сагы- на басарга әзер булган үсеп килүче буынга өмет белән карыйбыз.

    Батырлык, намус һәм кыюлык – һәрвакыт Россия Армиясенең әхлакый нигезен тәшкил итте. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телим.

    Камил ГИЛМАНОВ, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: