Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ватан геройларына!

    --, 9 декабрь 2019 - 07:45
    58
    0
    0

    9 декабрь көнне Россиядә Ватан Геройлары көне билеләп үтелә.

    Бу бәйрәм хәзерге заман Россиясе өчен бик мөһим, чөнки ул безнең Кораллы Көчләрнең бөтен тарихи тәҗрибәсен һәм йолаларын үзенә туплаган, Россия армиясе геройларының һәм хәрби батырлыкларны, илебез икътисадын көчәйтүгә багышланган хезмәтләрне берләштергән бәйрәм.

    Аксубай җире дә бик күп геройлар үстергән. Болар Советлар Союзы Герое Григорий Романов, Социалистик хезмәт Герое – беренче чирәм җирләрне күтәрүче Тимофей Волков, күренекле төзүче Михаил Михеев, талантлы агроном Леонтий Петров, авыл хуҗалыгы отличнигы Шәриф Хафизов, дуңгыз караучы Валентина Сорокина. Район үзенең Геройларын онытмый һәм аларның сугыш һәм хезмәт батырлыклары белән горурлана. Социалистик хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокина бүгенге көндә район үзәгендә исән-сау яшәп ята.                                                                  

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: