Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ватан Геройлары көне белән!

09 декабря 2021, 10:30

207

0

0

Ватан Геройлары көне белән!

Ватан Геройлары көне хәзерге Россия өчен бик мөһим, чөнки ул безнең Кораллы Көчләрнең тарихи тәҗрибәсен һәм данлы хәрби традицияләрен үз эченә ала.  Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!

Аксубай җире күп кенә батырлар үстергән. Алар арасында Советлар Союзы Герое Григорий Романов, Социалистик Хезмәт Геройлары – чирәм җирләрен беренче торгызучы Тимофей Волков, танылган төзүче Михаил Михеев, талантлы агроном Леонтий Петров, авыл хуҗалыгы батыры Шәриф Хафизов, дуңгыз караучы Валентина Сорокина бар. Район үзенең Геройларын онытмый, аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән горурлана.

Кызганычка каршы, күпләре безнең арада юк инде. Бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Валентина Васильевна Сорокина районыбызның йөз аклыгы. Аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.

Камил Гилманов,

Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев