Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уявка рәхим итегез!

    --, 5 июль 2019 - 14:55
    94
    0
    0

     Иртәгә күпмилләтле районыбызда чуаш милли мәдәниятенең Уяв республика бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Һәр халык үз тамырлары белән нык.

    Бу борынгы бәйрәм безгә гасырлар тирәнлегеннән килде. Мин ата – бабаларыбызның традицияләрен, халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен саклаган якташларга рәхмәтлемен.

    Без барысын да  киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш. Безнең  күп санлы уңышларыбыз республика, Аксубай районы үсешендә барлык район халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.

    Иртәгә без барыбыз бергә-руслар, татарлар, чуашлар Уяв әйлән-бәйләненә  басарбыз, бу безнең бердәм булып яшәвебезне күрсәтә. Татарстан һәм район иминлеге өчен иңне-иңгә куеп эшләгән кебек үк,  чуваш милли  мәдәниятенең  республика бәйрәмен дә матур итеп билгеләп үтәрбез. Районның барлык кешеләрен үзләренең тамырларын, ата-бабаларын истә тотарга чакырам. Чөнки гореф-гадәтләрдән башка бер генә халык та, бер милләт тә яши алмый.

    Уяв бәйрәме күңелле һәм матур  булсын! Халкыбызга, республикага, районыбызга һәм бәйрәм кунакларына тынычлык һәм иминлек телим! Уяв бәйрәменә рәхим итегез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: