Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстан Конституциясе көне белән!

    --, 6 ноябрь 2019 - 07:45
    63
    0
    0

    Республиканың Югары Советы кабул иткән Татарстан Җөмһүриятенең яңа Төп кануны, ул еллар шартларын исәпкә алып, новаторлык, алга омтылышлы карар булды. Аннан соңгы елларда да безнең Конституция үзенең тормышчанлыгын һәм хокукка сәләтлелеген чынбарлыкта дәлилләп күрсәтте.

    Ул социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итү нигезе, иҗтимаги-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү, республикада мәдәният һәм динне үстерү гаранты булды. Һәм бүген дә Татарстан, федерациянең тотрыклы үсеш алган субъекты буларак, Россия дәүләтен ныгытуга үз өлешен кертә. Бу казанышларда сезнең дә хезмәт өлешегез бар, хөрмәтле аксубайлылар!

    Сезне җөмһүриятебезнең иң мөһим бәйрәме белән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, ышаныч һәм оптимизм телим.

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: