Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән котлыйм!
Хәзерге заман дөньясы – ул зур мәгълүмат киңлеге. Һәм бүген массакүләм мәгълүмат чараларының роле мөһим генә түгел, ә бик зур.
“Сельская новь”, “Авыл таңнары”, “Ял пурнăçӗ” басмаларының һәр саны − безнең район һәм халыкның тормыш бите. Шуңа да район газетасының күп еллар дәвамында безнең өчен тугры дус һәм киңәшче булып калуы очраклы түгел.
Журналистлар район тормышы, аның проблемалары белән яшиләр, анда барган вакыйгалар үзәгендә булырга ярдәм итәләр, безгә актуаль мәгълүматларны оператив һәм төгәл җиткерәләр.
Бәйрәм көнендә барыгызга да нәтиҗәле хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә тугрылыклы булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев