Районның юл хезмәткәрләренә
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу искиткеч бәйрәм – Юл төзүчеләр отрядының, проектлаучыларның, тармак ветераннарының осталыгына һәм хезмәт сөючәнлегенә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү.
Сезнең эш сыйфатыгызга йөк һәм пассажирлар ташуның оперативлыгы, хәрәкәтнең иминлеге, җитештерүнең барлык тармаклары һәм иҗтимагый инфраструктураның динамикалы үсеше бәйле. Юл төзүчеләр ярдәме белән һәр кешенең тормышы өчен лаеклы шартлар тудырыла.
Юллар – район һәм республика тормышының тотрыклы эшләвен тәэмин итүче Аксубай районы өчен бердәнбер тоташтыручы җеп, икътисадның үсеше аларның торышына бәйле. Шуңа күрә районда ел саен агымдагы юл ремонты башкарыла, яңа юллар төзелә. Яхшы эшегез өчен рәхмәт белдерәм, сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Тормыш юлыгыз тигез һәм бәхетле булсын!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев