Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район төзүчеләренә!

14 августа 2022, 06:30

206

0

0

Район төзүчеләренә!

Хөрмәтле Аксубай районының төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәм – Төзүче көне уңаеннан күңел түреннән чыккан ихлас котлаулар кабул итегез! Сезнең һөнәр җир йөзендәге иң кирәкле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да, чөнки төзүчеләр кулы белән булдырылган барлык эшләр дә кешеләрнең бер буынына гына хезмәт итмәячәк. Районның социаль инфраструктурасы төзелеш тармагы белгечләре эшчәнлегенә бәйле. Сезнең хезмәтегез сыйфаты – ул, барыннан да элек, кешеләр иминлеге, аларның лаеклы һәм ышанычлы тормышы. Сезнең куллар белән булдырылган әйберләрнең барысы да кешеләрне бәхетле, алар тормышын уңайлы итә.

Бәйрәмегез көнне һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге, район иминлеге өчен хезмәттә яңа һөнәри казанышлар телим!

 Камил ГИЛМАНОВ,

Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев