Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район почта хезмәткәрләренә!

    --, 12 июль 2020 - 06:15
    287
    0
    0

    Почта – иң борынгы элемтә төрләренең берсе. Хәзерге вакытта да ул иң үтемле һәм популяр коммуникация чарасы булып калып, үз әһәмиятен югалтмады.

    Почта элемтәсе бүгенге көндә иң мөһим аралашу төрләренең берсе булып кала бирә. Рәсми хатлар, туганнарга һәм якыннарга юлланган хатлар, газета-журналлар – болар барысы да почта бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан игътибар һәм пөхтәлек белән эшкәртелә һәм адресатларга җибәрелә.

    Моннан тыш, почта хезмәткәрләре бүген коммуналь түләүләр дә кабул итәләр, район халкына көндәлек товарлар саталар, бу район үзәгеннән ерак урнашкан торак пуктларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим. Көндәлек хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим!

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: