Район китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!
Китаплар – кешелек белеменең иң яхшы сакчылары, алар тулы бер дөньяны үз эченә ала!
Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә.
Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телим. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев