Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район чыгарылыш сыйныф укучыларына!

    --, 26 июнь 2019 - 08:23
    113
    0
    0

    Чыгарылыш кичәсе – истәлекле вакыйгаларның берсе һәм ул һәрберебез өчен дә зур бәйрәм. Мәктәпне тәмамлау балачакның тәмамлануы турында сөйли.

    Бу көннән олы тормыш башлана, ул сездән зур җаваплылык һәм җитди якын килүне таләп итә.

    Сез әле яшь, сезнең яңа идеяләрегез күп һәм әлеге идеяләрны тормышка ашыру өчен көчегез дә, теләгегез дә җитәрлек. Мәктәп биргән белем һәм тәрбия ярдәмендә тормыш авырлыкларын лаеклы үтәрсез, зур уңышларга ирешерсез дип ышанам.

    Белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, әти-әниләргә балалар турында кайгыртулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, чыгарылыш сыйныф укучыларының якты киләчәгенә ышаныч телим. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары.

    Сезгә зур уңышлар һәм иксез-чиксез энергия телим. Ак юллар сезгә!

    Камил ГИЛМАНОВ,
    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: