Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!

    --, 10 ноябрь 2019 - 07:38
    56
    0
    0

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен, милиция хезмәте ветераннарын һөнәри бәйрәм – Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне белән котлыйм!

    Бу көнне без гомерләрен җинаятьчеләргә каршы көрәшкә багышлаган кыю һәм курку белмәс кешеләрне хөрмәтлибез. Кешеләрнең үзләрен ни дәрәҗәдә имин итеп тоюлары полиция хезмәткәрләренең намуслы хезмәтенә бәйле. Батырлык, чыдамлык, фидакарьлек күрсәтеп, сез кешеләргә авыр минутларда ярдәмгә ашыгасыз, көтелмәгән бәла-казаларны җиңеп чыгарга булышасыз, гражданнарның хокукларын, кирәк булганда, гомерләрен дә яклыйсыз.

    Аксубай полиция хезмәткәрләренең эше алга таба да иң югары һөнәри стандартларга туры килер дип ышанам. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, зур уңышлар телим. Җиңел булмаган хезмәтегездә хәвеф-хәтәрле, борчулы көннәр азрак булсын. Тылыгыз һәрчак ышанычлы булсын, ә өегездә сезне иң кадерле һәм яраткан кешеләрегез каршы алсын.

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: