Һөнәри бәйрәмегез белән Сезне, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре!
Ел саен 3 июльдә Россиядә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ көне билгеләп үтелә.
Безнең көннәрдә ДАИ роле бәяләп бетергесез. Ел саен юлларда хәрәкәт активлаша бара, транспорт саны арта. Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклап кына калмыйлар, ә машина йөртүче ролендә дә, җәяүле ролендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалыйлар.
Сезнең хезмәтегездә хәвеф-хәтәрләр һәм көтелмәгән хәлләр азрак булсын, үз эшегез өчен горурлык хисләре һәм истә калырлык очрашулар күбрәк булсын. Юллардагы тәртип һәм иминлек сезнең кулларда. Кешеләр гомере өчен җаваплылык сезнең өстә. Бәхет телим!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев