Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәдәният хезмәткәрләренә!

    --, 25 март 2019 - 08:55
    129
    0
    0

    Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!  Бу көнне музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Мәдәният хезмәткәрләре үз хезмәтләре белән мәңгелек кыйммәтләрне – традицияләр һәм мирасыбызны саклап кала, районыбызның мәдәни һәм рухи потенциалын үстерүгә ярдәм итә. Һөнәри бәйрәм көнендә сезгә илһам һәм бетмәс -төкәнмәс иҗади куәт телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! 

    Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: