Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Матбугат көне белән!

19 мая 2022, 07:00

286

0

0

Матбугат көне белән!

Редакция хезмәткәрләрен һәм безнең хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәм белән котлыйм!

Хөрмәтле ветераннар, тәҗрибәгез, сез салган йолалар өчен рәхмәт сезгә. Аларны дәвам итеп, 2022 елда без Россия Федерациясе Цифрлаштыру министрлыгыннан, «Татмедиа» АҖ тарафыннан грант проектлары оттык һәм аларны үзебезнең басма версияләрдә тормышка ашырабыз. Шулай ук интернет чыганакларда – газета сайтларында һәм социаль челтәрләрдә актив эш алып барабыз.

Журналист хезмәте беркайчан да җиңел булмады – безнең эш сигез сәгатьлек эш көне кысаларында тәмамланмый, без ялларда һәм бәйрәмнәрдә дә 24/7 режимында һәм онлайн эшлибез.

Хезмәткәрләр коллективына рәхмәт белдерәм. Очраклы кешеләр безнең һөнәрдә тоткарланмый. Бүгенге көндә безнең коллектив теләсә нинди бурычны башкарырга сәләтле профессионаллар командасы.

Бәйрәм белән сезне, хезмәттәшләр! Барыгызга да сәламәтлек, эштә уңышлар һәм гаиләдә аңлау телим. Каләмнәрегез үткен булсын, район газетасы киләчәктә дә чәчәк атудан туктамасын.

Людмила ЖАРЕНОВА,

«Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы баш мөхәррире-җитәкчесе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев