Аксубаево
  • Рус Тат
  • Матбугат көне белән!

    --, 19 май 2019 - 08:55
    122
    0
    0

    Район гәзите коллективы Матбугат көнен билгеләп үтә.

    Район гәзите журналистлары һәр көнне авыр эш башкаралар. Үзләренең шәхси  вакытлары, бәйрәм көннәре белән исәпләшмичә, хәбәрчеләр районда үткәрелгән бөтен вакыйгаларны һәм чараларны гәзит битләрендә һәм сайтта яктыртып баралар.  

    Журналист булу җиңел түгел – үтемле мәкалә язу өчен төрле нечкәлекләрне истә тотып, мәгълүматларны туплый  һәм аларны укучыга җиткерә белергә кирәк. Журналист каләме текстның жанрына карап очлы да, күләмле дә, иҗади да, юмор хисе белән сугарылган да булырга тиеш. Сезнең кулларда иң көчле корал – ул сүз.

    Районда басма сүзенә ышаналар – бу бөтен коллективның дистәләгән еллар дәвамында халык күңелен, абруй яулау хакында сөйли. Редакция коллективына иҗади уңышлар, яхшы кәеф, исәнлек һәм гаиләләрегезгә муллык телим.

    Камил ГИЛМАНОВ, 

    Аксубай районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: