Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәлак булганнар истәлегенә лаеклы булыйк

    --, 22 июнь 2019 - 07:55
    55
    0
    0

    Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

    78 ел элек, иртәнге сәгать 4тә Бөек Ватан сугышы башланган иде. Ул 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Бөек Җиңү өчен сугыш елларында 27 миллион кеше башын салган. Шул исәптән безнең якташларыбыз – аксубайлылар да.

    Без Җиңү китергән һәм безгә киләчәк бүләк иткән совет кешеләренең буыны алдында баш иябез. Бүген һәр гаилә сугышның барлык геройларын, һәм башларын яу кырларында салган сугышчыларны искә ала һәм рәхмәт әйтә.

    Без бөтен ил белән бергә: «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый», – дип әйтә алабыз! Бу истәлекле көнне без сугыш корбаннары белән кайгы кичерәбез. Җиңү салюты залпларын ишетмәгән, фронттан әйләнеп кайтмаган солдатлар һәм офицерларыбызга мәңгелек дан!

    Без алар алдында башыбызны иябез.

    Камил ГИЛМАНОВ,
    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: