Аксубаево
  • Рус Тат
  • Корбан гаете мөбәрәк булсын!

    --, 11 август 2019 - 07:35
    46
    0
    0

    Мөхтәрәм дин кардәшләрем ! Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм. 

    11 август көнне булачак Корбан гаетебез, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. 

    Ихластан сезне Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде. 

    ТР Мөфтие киңәшчесе 
    Көньяк төбәге казые 
    Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров.

    Корбан гаете көнне районыбыз мәчетләрендә узачак гыйбәдәтләр тәртибе: Иртәнге намаз - 03:30сәгатьтә. Гает намазы - 05:00 сәгатьтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: