Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес хезмәткәрләре, бәйрәм белән!
Һөнәри бәйрәмегездә сезгә зур керемнәр, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.
Һәрвакыт көндәшлектән тыш, биеклектә булыгыз, янәшәгездә һәрчак игелекле һәм гадел хезмәттәшләрегез, ышанычлы дусларыгыз һәм тугры ярдәмчеләрегез булсын. Нык сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм зур товар әйләнеше сезгә. Безнең районда кече эшкуарлык та, зур эшмәкәрлек тә чәчәк атсын.
Бәхетле булыгыз, муллыкта, гаилә җылысын тоеп яшәгез! Тагын бер кат бәйрәм белән сезне!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев