Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле аксубайлылар!

13 июня 2021, 07:35

194

0

0

Хөрмәтле аксубайлылар!

Сезне язгы кыр эшләренең тәмамлануын гәүдәләндерүче Сабан туе бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм халкыбызның хезмәт сөючәнлек, иң яхшы милли гореф-гадәтләрне саклап калуга омтылу, җирнең матурлыгын данлау кебек иң күркәм сыйфатларын чагылдыра. Быелгы Сабан туе аеруча сөендерә: озак көттергән яңгырлар явып узды, димәк, уңыш булачак!

Игенченең авыр хезмәтенә дан җырлап, без бу бәйрәмне иң яхшы җырчыларның һәм биючеләрнең матур чыгышлары, ат чабышлары һәм батырларның көчле бил алышулары белән билгеләп үтәбез.

Быелгы Сабан туе да район елъязмасында район территориясендә яшәүче халыкларның милли йолаларына һәм мәдәниятенә сакчыл караш үрнәге булып кереп калыр дип өметләнәм. Сезгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек, уңышларның мул булуын һәм гаилә бәхете телим!

 Камил ГИЛМАНОВ,

 Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев