Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәрби-һава көчләре көне белән!

    --, 12 август 2020 - 07:15
    41
    0
    0

    Хәрби-һава көчләре көне – тормышларын һава киңлекләре белән бәйләгән, һавадан һәм җирдән заманча очкычлар белән идарә иткән кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

    Авиатор – һөнәр генә түгел, ул очышлар турындагы хыялны тормышка ашырырга омтылу. Авиациядә һәрвакытта да күккә мәхәббәт, иң киеренке мизгелдә кирәкле карар кабул итә белү, компетентлык һәм белемнәрне камилләштерү омтылышы кебек сыйфатлар бәяләнде.

    Бу көнне без авиацияне үзләренең ихтыярлары һәм энтузиазмнары белән булдырган, бүген илебезнең һава көчләре традицияләрен саклаган һәм үстергән кешеләргә хөрмәтебезне белдерәбез.

    Район авиаторларын һәм аларның гаиләләрен, шулай ук барлык авиацияне яратучыларны бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм! Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм, иң мөһиме, аяз һәм тыныч күк йөзе телим!

    Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: