Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт бәйрәме белән!

    --, 1 май 2019 - 08:23
    83
    0
    0

    Беренче май бәйрәменең традицияләре  күптәнге , шуңа күрә ул чын мәгънәсендә - халык бәйрәме булып санала.  «Календарьның кызыл көнен» төрле буын, төрле милләт, төрле сәяси карашлы  кешеләр билгеләп үтә.

    Өлкәннәр өчен 1 Май бәйрәме  - Хезмәт ияләренең Халыкара бердәмлек көне, ә яшьләр өчен чын-чынлап җылы, аяз матур  көннәр. Һәркайсыбыз  якыннарыбызга  игелек тели һәм үз гаиләсе, үз авылы, үз районы, бөтен республика иминлеге өчен эшли.

    Хезмәт бәйрәмендә  хезмәт сөюче  барлык аксубайлыларга яхшы кәеф һәм игелекле эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!

    Камил Гилманов, 

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: