Аксубаево
  • Рус Тат
  • ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

    --, 8 март 2020 - 07:25
    219
    0
    0

    Кадерле хатын-кызлар – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!

    Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела.

    Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез һәрвакыт елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торсын!

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: