Аксубаево
  • Рус Тат
  • КАЧМАНУ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

    --, 19 гыйнвар 2020 - 06:53
    87
    0
    0

    Христиан динен тотучылар Бөек бәйрәм – Качману көнен билгеләп үтә.

    Әлеге йоланы гадәттә 18 нче гыйнвардан 19ына каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында башкаралар. Аны Качману, ягъни Чумылдыру дип йөртәләр.

    Бу бәйрәм көнне иорданьда чуму гадәте сакланган. Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдән суны изгеләндергәч кенә коенырга ярый. Әлеге коенуның асылы — сәламәтлек сорау.

    Суга чумганда саулык сорарга кирәк. Изгеләндергән су көчле дәвалау үзлегенә ия, шифасы әйтеп бетергесез – күп авырулардан арындыра, cавыктыра дигән ышану бар. Шул рәвешле җаннарыгызны да, тәннәрегезне дә сихәтләндерегез.

    Качману бәйрәмендә барыгызга да сәламәтлек телим, гаиләләрегездә мәхәббәт уты сүнмәсен, башлангыч эшләрегез гел уңайга таба гына барсын.

    Александр КАЧАЕВ,
    протоиерей, Аксубай православие
    чиркәве башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: