Аксубаево
  • Рус Тат
  • Игелек һәм хөрмәт көне белән!

    --, 1 октябрь 2020 - 06:10
    295
    0
    0

    Хөрмәтле ветераннар, пенсионерлар, өлкән буын вәкилләре!

    Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

    Бу үзенчәлекле бәйрәм, заманның өзелмәс бәйләнеше, ул сезнең алда безнең бурычыбыз турында искәртә. Сез түземле, сабыр булып безне шәфкатьлелеккә, хезмәт сөючәнлеккә, гаиләгә һәм Ватанга тугрылык, лаеклы яши белүгә, яхшыга өметне беркайчан да югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, сезнең актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз. Сезгә чын күңелдән озак елларга ныклы сәламәтлек телим.

    Сезнең гаиләләрегезгә матди иминлек һәм тотрыклылык, янәшәдәгеләрнең җан җылысын һәм игътибарын тоеп гомер итүгезне телим! Сезнең бәһасез тәҗрибәгез һәм белемегез һәрвакыт кирәк. Ышаныгыз, сез безгә бик кадерле!

    Камил Гилманов,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: