Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көне белән!

    --, 9 май 2019 - 07:55
    303
    0
    0

    Аксубай районыннан фронтка ун меңнән артык кеше киткән һәм аларның яртысыннан күбрәге кире әйләнеп кайтмаган.

    Сугыш кырларында ятып калганнарга мәңгелек дан! Бүген Җиңү алып килгән 9 майны безнең белән   канкойгыч сугыш шаһиты булган 13 каһарман каршы ала.

    Батырлыкларыгыз һәм курку белмәс йөрәгегез өчен без Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, хөрмәтле ветераннар! Сезнең каһарманлык үрнәгегез безнең өчен һәрвакыт өлге булды һәм булачак. Сезнең хакта без тыныч күк йөзе астында яшибез.

    Бөтен халык исеменнән Сезгә, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сәламәтлек һәм озын гомер телим. Якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртуы сезнең йөрәкләрне җылытсын иде.

    Камил Гилманов, 

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: