Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

    --, 8 июль 2020 - 06:25
    141
    0
    0

    Хөрмәтле аксубайлылар! Сезне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

    Безнең илдә бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мәхәббәтне чагылдыра.

    Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез. Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

    Камил Гилманов,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: