Физкультурачы көне белән!
Районның хөрмәтле спортчылары, тренерлары һәм спорт яратучылары! Ихлас күңелемнән сезне спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлыйм.
Бүген спортны һәм физик культураны үстерү — мөһим бурычларның берсе. Аксубай районында төрле спорт клублары эшли, массакүләм спорт үсеш ала, төрле спорт ярышлары уздырыла. Аксубай спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда районны лаеклы тәкъдим итәләр. Илдә ГТО системасын торгызуга алынган курс безнең районда да тормышка ашырыла.
Яшь аксубайлыларның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә ничек тартылуларын күрү сөенечле. Күпләр спорт белән гаиләләре белән шөгыльләнәләр. Ә бу сәламәтлек, бердәмлек, киләчәккә ышаныч нигезе.
Кадерле якташлар, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез! Балаларыгызны да, гаиләгезне дә, дусларыгызны да спортка җәлеп итегез! Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм көчле рух, бәхет, якты казанышлар һәм җиңүләр телим!
Камил ГИЛМАНОВ,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев