Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән, урманчылар!

19 сентября 2021, 07:05

317

0

0

Бәйрәм белән, урманчылар!

Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Урман хезмәткәре көне – тормышлары урман байлыкларын саклау һәм арттыру, агач әзерләү белән бәйле кешеләр бәйрәме. Урман – безгә табигать тарафыннан бирелгән бәһасез байлык, ул – шатлык һәм сәламәтлек чыганагы.

Сез үз һөнәрегезнең чын осталары, энтузиастлары, сез җиңел булмаган миссияне намуслы һәм җаваплы башкарасыз. Аксубай урманчыларының иң яхшы традицияләрне саклап калулары һәм үз тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырулары күңелле күренеш. Сез киләчәктә дә Аксубай районының урман байлыкларын арттыруга бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам.

Бу бәйрәм көнендә урман тармагы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, урманнарны саклау һәм яклау алар өчен гади эш түгел, ә гомерлек хезмәт булды!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм үз көчегезгә ышаныч телим!

 Камил Гилманов,

Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев