Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән, әниләр!

    --, 28 ноябрь 2021 - 07:00
    68
    0
    0

    Әниләр көне – иң җылы бәйрәмнәрнең берсе, ул иң якын һәм кадерле кешеләргә – әниләребезгә багышланган.

    Әниләребезнең эчкерсез мәхәббәте безне бишектә чакта ук җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга, уңышка өмет итәргә булыша. Безгә күпме яшь булуы мөһим түгел – әни әйткән изге сүзләр, аның ягымлы карашы, зирәк киңәше сабыйга да, өлкәннәргә дә кирәк. Әниләр көне – сезгә тирән ихтирам һәм яратуны белдерү генә түгел, ә җәмгыятьтә сезнең рольне тану да. Сез безнең районның актив кешеләре, хезмәттә, иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашу белән беррәттән, сез әниләргә хас булган вазыйфаларны да уңышлы башкарасыз. Бу бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим балаларны тәрбиягә алган аналарга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Хөрмәтле әниләр, хатын-кызлар, гаилә учагын сүндерми саклаганыгыз, армый-талмый хезмәт куйганыгыз, чиксез сабырлыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Балаларыгыз талантлы һәм игелекле булып үссен, һәрчак аларның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәгез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

    Камил Гилманов,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: