Аксубаево
  • Рус Тат
  • БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ӘНИЛӘР!

    --, 24 ноябрь 2019 - 07:55
    186
    0
    0

    Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән.

    Әниләрнең кылган изгелекләрен санап бетерү мөмкинме соң? Кадерлеләрдән-кадерле булган әниләребез, сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм кичерә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

    Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын сезгә. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур, якты булсын, йөзегез һәрчак бәхеттән балкып торсын!

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: