Бәйрәм белән, кыр һәм ферма хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән ихлас, кайнар котлаулар кабул итегез!
Элек-электән алып һәм бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала.
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре – көчле рухлы, хезмәт сөючән һәм гадел кешеләр. Сез – кече ватаныбызның иҗат итүчеләре, патриотлары. Җиргә карата мөнәсәбәтегез хуҗаларча булу, җавапчыл булуыгыз белән сез агросәнәгать комплексын үстерү өчен уңай шартлар тудырасыз. Сезнең хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Камил ГИЛМАНОВ,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев