Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән, хатын-кызлар!

    --, 8 март 2019 - 08:55
    122
    0
    0

    Иң якты бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен без аерым дулкынлану һәм күңел  җылылыгы белән каршы алабыз. Яз, мәхәббәт, чәчәкләр, елмаю – нәкъ менә әлеге бәйрәмгә хас сыйфатлар. Ана, апа-сеңел, кыз – бу кадерле образлар иң авыр мизгелләрдә дә безнең күңелләребезне җылыталар, ярдәм итәләр, игелекле эшләргә илһамландыралар.

    Районның  кадерле хатын-кызлары! Безнең тормышыбызга якты башлангыч биргәнегез, сиздерми генә авырлыкларга каршы торганыгыз, без, ир-егетләргә яхшы кәеф бүләк иткәнегез, ышаныч һәм өмет уятканыгыз өчен ихлас йөрәктән чыккан рәхмәтләребезне кабул итегез. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезгә түземлекләре һәм чиксез яратулары өчен олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Тормыш иптәшләрегез, улларыгыз, оныкларыгызның  игелекләрен күреп, кайгырту һәм игътибарларын тоеп яшәгез.

    Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: