Бәйрәм белән, эшмәкәрләр!
Россия эшмәкәрләре көне – ул үз эшләрен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
Бу датаның барлыкка килүе – күп кенә кыенлыкларга кармастан, эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерүчеләр, район эш урыннары булдыручылар, аны үстерүгә ярдәм итүчеләр хезмәтенә карата ихтирам билгесе. Аларга барлык игелекле эшләре өчен ихлас рәхмәт белдерәсем килә.
Хөрмәтле эшкуарлар! Сезгә чын күңелемнән яңа проектлар, уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Нет комментариев