Аксубаево
  • Рус Тат
  • Автомобильчеләр көне белән!

    --, 27 октябрь 2019 - 07:38
    172
    0
    0

    Машина йөртүче һөнәре – бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Юллар төзеләме, йортлар салынамы яки бистәләребез төзекләндереләме – барлык участокларда да эш уңышы беренче чиратта авыр йөк машиналарына идарә итүчеләрнең һөнәри осталыгына бәйле.

    Көн саен район юлларыннан төрле авыл хуҗалыгы продукциясен ташуны гамәлгә ашырган дистәләгән зур йөк автомобильләре хәрәкәт итә. Безнең сәламәтлегебез хәтта гомеребез ашыгыч хезмәт машинасы йөртүчеләренең оперативлыгына бәйле.

    Әлеге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм авыр, әмма кирәкле хезмәтләрендә уңышлар телим.

    Камил ГИЛМАНОВ,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: