Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һава-десант гаскәрләре көне белән!

    --, 2 август 2021 - 10:05
    38
    0
    0

    2 августта Россия десантчылары бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Сугышчы-десантчылар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булдылар. Якташларыбыз арасында да Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан, Әфганстан, Чечня сугышлары һәм башка «кайнар нокталар» аша узган солдатлар бар. Сезнең сугышчан казанышларыгыз – үсеп килүче буын өчен ватанпәрвәрлекнең һәм армия данының лаеклы үрнәге. Һәрвакыт шундый ук көчле ихтыярлы, көчле фикерле булып калуыгызны, беренче сикереш вакытындагы кебек, бүген дә үзегезне яшь, дәртле һәм кыю хис итүегезне телим.

    Барлык район халкы исеменнән сезгә һәм якыннарыгызга аяз күк йөзе, ныклы исәнлек һәм бәхет телим!

    Камил Гилманов,

    Аксубай муниципаль районы башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: